Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды

20-22 нче август көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.

Авыл районнары арасында 2011 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 1 нче урынны Латыйпов Илсаф (Саба-АРЕНА), 2 нче урынны Июдин Алексей (Алексеевск), 3 нче урынны Солтанов Даниил (Актаныш) алды. 2011 һәм яшьрәк кызлар: 1 урын Батыршина Динә (Яшьлек-Саба), 2 урын Хафизова Элина (Сарман районы), 3 урын Усманова Алия (Тукай районы). Егетләр 2009-2010: 1 урын Инсаф Гапдерахманов (САБА-АРЕНА), 2 урын Низамов Илназ (Сарман районы), 3 урын Ганиев Ансэль (Баулы). Кызлар 2009-2010: 1 урын Виктория Кириллова (Баулы), 2 урын Сафира Фәйзетдинова (САБА-АРЕНА), 3 урын Виктория Колесникова (Баулы).

Спортчыларны һәм аларның тренерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев