Казанда узган Бадминтон ярышларында сабалылар 3 медаль яулады
Спорт яңалыклары

Казанда узган Бадминтон ярышларында сабалылар 3 медаль яулады

Казанда Фоат Вәлиев истәлегенә узган бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында Татарстан спортчылары өч медаль (ике бронза һәм бер алтын) яулады.

Казанда шәһәрендә  Фоат Вәлиев истәлегенә бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары узды.  Ярышларда 28 төбәктән 505 спортчы катнашты.   11 яшькә кадәрге категориядә ир-атлар ялгыз разрядында Зиннәтулла Сафин -3 урын яулады. 11 яшькә кадәрге ир-атлар арасында парлы разрядта Илдан Хуҗин  һәм Зиннәтулла Сафин-3 урын алдылар. 19 яшькә кадәр  Айназ Зәйнеев  ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урынны яулады. Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез!


Нет комментариев