«Саба-Арена» спортчысы  дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләргә ия булды
Спорт яңалыклары

«Саба-Арена» спортчысы дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләргә ия булды

Без булдырабыз! Алга Татарстан! Алга Россия!

 Франциядә узган World Para Elit 2026 турниры дөньяның иң көчле 10 уенчысын җыйды. Безнең героинябыз-"Саба-Арена" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Галина Гороховатченко Россия Федерациясе вәкиле буларак чыгыш ясады. Төркем этабында һәм турнирның төп челтәрендә һәр җиңү-спортчы өчен зур казаныш,ә һәр медаль-алтын авырлыгына ия. 

Галина ялгыз разрядта пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Ә катнаш парлы разрядта Максим Назаркин (Мәскәү шәһәре) белән парда бронза медальгә ия булдылар. Һәр медаль-спортчының һәм тренерларның  зур хезмәте нәтиҗәсе.

Галинаны, тренерлар бригадасын һәм Россия җыелма командасы штабын югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз. «Саба-Арена» спорт мәктәбе өстәл теннисы бүлегенең тренерлар советы Саба муниципаль районы җитәкчелегенә, «Бөтенроссия ПОДА Федерациясе» һәм Татарстан Республикасында ПОДА Федерациясе иҗтимагый оешмаларына рәхмәтен белдерә.

 


Нет комментариев