12 октябрьдә Казан шәһәрендә Бадминтон буенча 13 яшькә кадәрге балалар арасында Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды.
Анда Республикабызның 121 иң көчле спортчысы катнашты. Уен йомгаклары буенча Саба районы командасы, «Саба-Арена» спорт мәктәбе спортчылары командасы бронза медаль яуладылар!
Команда составы: Борһанов Данияр, Шаһиев Айзат, Шәймәрданов Азамат, Хуҗин Илдан, Сафин Зиннәтулла, Гыйлманов Кәрим, Хәбибуллина Наргизә, Габделхаева Мәрьям, Гаптелвәлиева Айлина.
Команда көчле характер һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте! Безнекеләр Татарстан Республикасының иң көчле өчлегендә! Спортчыларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренерларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Нет комментариев