Алинә Заһитова фатирлы булды
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова фатирлы булды

Фигуралы шуу буенча быелгы кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алинә Заһитовага дүрт бүлмәле фатирдан ачкыч тапшырганнар. Дөрес, Алинә аны әти-әниләренә бүләк итәргә булган.

Удмуртия җитәкчесе Александр Бречалов Олимпия уеннары чемпионкасы Алинә Заһитовага Ижау каласында төзелгән дүрт бүлмәле фатирдан ачкыч тапшырган. Әлеге бүләкне ул татар кызына әти-әниләре катнашында узган кабул итү вакытында ясаган. Алинә исә бүләкне әти-әнисенә тапшырачагын хәбәр иткән.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru


Нет комментариев