Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайттылар
Спорт яңалыклары

Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайттылар

Быел «Ак Барс» хоккей командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды.

Гагарин кубогын Әлмәткә алып кайтканнар. Бу турыда almetievsk-ru.ru сайты хәбәр итте.

  • Гагарин кубогы — Континенталь хоккей лигасында плей-офф сериясендә җиңгән командага бирелә торган хоккей призы. 2008/2009 елгы сезоннан башлап тапшырыла. Беренче космонавт Юрий Гагарин исеме белән аталган.

Быел «Ак Барс» хоккей командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды.

Бүген, 18 майда, Кубокны «Татнефть» компаниясе штаб-фатирының төп холлында иртәнге 7.30 дан 15.00 сәгатькә кадәр тоталар.

Шуннан соң Кубокны Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркка алып киләчәкләр. 16.00 сәгатьтән шәһәр кешеләре Кубокны карый алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

18.10 сәгатьтә Артём Лукоянов белән автограф-сессия була.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов


Нет комментариев