Ислам Сәетов бокс буенча төбәкара турнирында көмеш призер исеменә лаек булды
Спорт яңалыклары

Ислам Сәетов бокс буенча төбәкара турнирында көмеш призер исеменә лаек булды

29 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Казан шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Г.Давыдов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды. Сабаның «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ислам Сәетов 57 кг авырлык категориясендә II урын яулап, көмеш призер исеменә лаек булды һәм спорт мастерлыгына кандидат разрядын үтәде. Исламны һәм аның тренерларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Чыганак: instagram.com/sports_school_olimp


Нет комментариев