Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшергән видео дөнья буйлап таралды
Спорт яңалыклары

Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшергән видео дөнья буйлап таралды

Испания командасы сакчысы Иран җыелмасы белән матч алдыннан, "Казан Арена" стадионында чирәмнән кошны күтәреп алып, очырып җибәргән.

Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшергән видео дөнья буйлап таралды.

Испания командасы сакчысы Иран җыелмасы белән матч алдыннан, "Казан Арена" стадионында чирәмнән кошны күтәреп алып, очырып җибәргән мизгелне видеокамера төшереп алган. Футболчы кошка очып китәргә ярдәм иткән, әмма ул яңадан очып килгән. Газонда аны янәдән Пике белән бер командада уйнаучы Иско тотып алган һәм кырыйга чыгарган. 

Фото: скриншот с видео

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев