Казанда гаилә командалары арасында ГТО фестивале тәмамланды
Спорт яңалыклары

Казанда гаилә командалары арасында ГТО фестивале тәмамланды

28 апрель көнне Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында гаилә командалары арасында ГТО ВФСК фестиваленең икенче (региональ) этабы узды. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 6 команда катнашты. Саба районы командасын Байлар Сабасыннан Миннегуловлар гаиләсе тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын - Түбән Кама; 2 урын - Саба районы; 3 урын - Спас районы.


Нет комментариев