Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нургали улы истәлегенә алкалы хоккей турниры узды

13 ноябрь көнне Кукмара шәһәрендә Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нургали улы истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды.

Турнир кунаклары арасында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Рифкать Хәйретдиновның хатыны Асия Булат кызы һәм кызы Ләйсән дә бар иде.

Турнирда 4 команда катнашты. Байлар Сабасының "Саба" командасы 1 урынны яулады.

Саба муниципаль районының «Саба» хоккей командасын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев