Районыбызның “Тимерхан” хоккей командасы - чемпион! [+фото]
Спорт яңалыклары

Районыбызның “Тимерхан” хоккей командасы - чемпион! [+фото]

Агымдагы елның 6-8 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 2011 елгы егетләр арасында хоккей буенча ачык турнир узды.

“Олимп” спорт мәктәбенең “Тимерхан” хоккей командасы әлеге уенга бик җитди әзерләнде һәм, нәтиҗәдә, 1 урынга лаек булды.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип Алим Йосыпов, Илмир Әхмәтшин, Айзат Миннекәев, Альмир Шәмилов, Ренас Әхтәмҗанов танылды.

Егетләрне һәм тренерлары Айдар Имаевны чын күңелдән котлыйбыз!

 


Нет комментариев