Сергей Семак "Зенит" белән бер елга озайту мөмкинлеге булган ике еллык килешү төзеде.
Казанның “Рубин” футбол командасының элеккеге капитаны Сергей Семак Петербургның “Зенит” командасының баш тренеры булды. Бу хакта Санкт-Петербург футбол клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семак “Зенит” белән Андре Виллаш-Боаш һәм Мирчи Луческу ярдәмчесе буларак тренировкалар уздырган инде. Соңрак “Уфа”ның баш тренеры булган. 2014 елда ул Россия җыелмасында Фабио Капелло җитәкчелегендә тренерлар штабында эшләгән.
- Серей Семак Казанда ике сезон уйнады, капитан тасмасын бәйләп йөрде һәм ике тапкыр Россия чемпионы булды.
Фото: fc-zenit.ru
Нет комментариев