Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте
Спорт яңалыклары

Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте

Турнир татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.

Казанда 2019 елда джиу-джитсу буенча Россия чемпионаты һәм яшьләр беренчелеге оештырылачак. Турнир татар галиме һзм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.

Бу хактагы карарны Россия Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Джиу-джитсу федерациясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кабул итте. Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышларында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев