Юлларда иминлек хакына
Быел 3 айда ДАИ инспекторлары да каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосага чыгу очракларын 1,5 тапкыр күбрәк ачыкладылар.
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшерергә һәм моның өчен акчалата бүләк алырга мөмкинлек бирә торган яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы эшләве үзенең әһәмиятен раслады. Нәтиҗәдә руль артындагылар автомобильләр белән саграк идарә итә башлады, юлларда тәртип сакчыларының штаттан тыш булышчылары барлыкка килде. Шулай ук социаль челтәрләрдә Татарстанда яшәүче бер ир-атның “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы ярдәмендә 275 мең сум акча эшләве турындагы хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Ул 220 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын теркәгән.
Саба районында ДАИның булышчылары бармы? "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүмат системасы ничек эшли? Әлеге сораулар белән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Марат Кәримовка мөрәҗәгать иттек.
–Соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары җәмгыятьтә җитди борчылу тудыра торган проблемага әверелде. Юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүчеләр һәм һәлак булучылар саны арта бара. Юллардагы тәртипне күзәтүче хезмәткәрләр һәм фотовидеофиксация системалары һәр хокук бозуны да вакытында ачыклый алмый. Шушы мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстанда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасының яңартылган версиясе эшли башлады. Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәшкә гади гражданнар да үз өлешен кертә ала. Моның өчен телефонга мобиль кушымтаны урнаштырырга һәм видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерергә кирәк, аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Телефон хәтерендәге әзер язмаларны йөкләргә ярамый – видео шул ук вакытта төшерелеп җибәрелергә тиеш. Быел халык инспекторлары район территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 16 очрагын теркәде. Нигездә болар тоташ сызыкны кисеп, каршыга килүче транспорт чаралары өчен билгеләнгән полосага чыгу фактлары. Кагыйдә бозучылар арасында безнең районга автомобильләрдә Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр дә бар. Моның өчен КоАПның 12.15нче статьясы 4нче пункты нигезендә каралган штраф 7,5 мең сум тәшкил итә. Әгәр кагыйдә бозу расланса, видео юллаучыга ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 1440 сум түләнә. Административ хокук бозу турында карар чыгарылгач кына, түләү җибәрелә. Алга таба хокук бозучы штрафны түлиме-юкмы, халык инспекторы тиешле сумманы барыбер ала.
Быел 3 айда ДАИ инспекторлары да каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосага чыгу очракларын 1,5 тапкыр күбрәк ачыкладылар. Күпчелек аварияләр шуның аркасында килеп чыга. Әлеге мәсьәләгә игътибарны тагын да арттырырга кирәк. Ни кызганыч, аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр дә кимеми. Быел 20 йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган. Бу – 2025 елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 3кә күбрәк.
–Марат Рәшитович, штраф түләүне сузып йөрү мәсьәләсенә дә тукталасы килә.
Аннан качып булмый. Автоинспекторлар суд карарларының үтәлешен даими тикшереп тора. Быел 4 айда штрафны вакытында түләмәүнең 127 очрагы ачыклаган. Ягъни 2025 елның шушы чоры күрсәткеченнән 51гә күбрәк. Аларга штрафны икеләтелгән күләмдә түләргә туры киләчәк. Өч йөртүчегә административ арест чарасы кулланылган.
Юл иминлеге – ул һәркемгә кагыла торган мәсьәлә. "Халык инспекторы" системасы кешеләргә битараф булмаска мөмкинлек бирә. Бу кушымтаны массакүләм куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын арттырачак һәм юлларда аварияләр санын киметәчәк.
Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев