Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү көне белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан иң кайнар котлауларыбызны һәм иң ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Бүген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән - болар барысы да, хөрмәтле ветераннарыбыз, Сезнең каһарманлыгыгыз, Сез китергән Җиңү тантанасы! Дәһшәтле сугыш елларында сез көн-төн мин ач димичә, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрегездә тарткансыз, фронттагыларга ышанычлы тыл оештырып, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торгансыз, рух, дәрт өстәгәнсез, язмыш ничек кенә сынаса да, фашизмның җиңе­ләчәгенә өметегезне югалтмыйча, Бөек Җиңүне якынайтуга үзегезнең зур өлешегезне керткәнсез. Адым саен сагалаган үлем, ачлык-ялангачлык, җимереклекләр, күз яшьләре - барысы да сез кичергән аяусыз чынбарлык. Сезгә нинди генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәк тә аз булыр кебек. Бөек Җиңүнең барлык дөнья халкы өчен авыр сынауга әверелеп, нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын онытырга хакыбыз юк. Без туган ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, үлемгә үч итеп исән калганнарны һәрчак хәтеребездә тотарбыз. Җиңү көне - иң олы бәйрәм һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, райондашларыбыз батырлыгын киләчәк буыннар хәтерендә саклау максатында игелекле эш алып бару өчен куәтле этәргеч ул. Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә-иминлектә озын гомер итәргә язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев