Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коры үлән дарыга тиң

Яз җиттеме, кар астындагы чүп-чар һәм коры үлән баш "калкыта".

Чистарту нияте белән аларга ут төртү очраклары да арта башлый. Язын кешеләргә хәсрәт, урманнарга зыян китерүче янгыннарның шактые әнә шул гамьсезлек аркасында килеп чыга да инде. Басуларда былтыргыдан калган салым, үлән яндырулар, аучыларның, балыкчыларның ут белән саксыз эш итүләре еш кына зур фаҗигаләргә китерә. Мисал өчен, коры үлән яндыру аркасында 2010 елда районда - 17, былтыр 5 янгын очрагы теркәлде.

Быел да, әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең элементар таләпләре үтәлми икән, күңелсезлекләр кабатланмас дип әйтеп булмый. Һәр язның үз үзенчәлеге. Узган ел үләнле булуы белән истә калды, көннәр корыга китсә, алар дарыны хәтерләтергә мөмкин. Бер генә шырпы сызып атсаң да, ут кабу куркынычы зур. Язның чорның үзенчәлекләрен күздә тотып, ТР Министрлар кабинеты боерыгы (09.04.2012, №б-524) боерыгы нигезендә 2012 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

А.Галимуллин,

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба районындагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X