Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай көне - шигырь бәйрәме

Мәңге яшь ТУКАЙга 130 тулды.Мәңге яшь, чөнки ул - халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. ТУКАЙ турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Бүген ТУКАЙ күз алдыбызга кабатланмас талантка ия булган бөек шагыйрь, халык бәхете өчен еллар буена...

ТУГАН ЯКНЫ САГЫНУ
Киек казлар оча төркем-төркем,
Каңгылдашып гүя хушлаша.
Кайтыр иде микән кошлар язын,
Сагыну, җирсү хисе булмаса?

Кайтыр иде микән кошлар язын,
Әгәр Җир-Әнкәсе ят итсә?
Туган җирдә генә тормыш көтү,
Җанга шифа биреп, ямь өстәр.

Туган җирдә генә таба кеше
Җанга шифа тулы бәхетне.
Кошлар да бит туган җиргә кайтып,
Оя кору белән бәхетле.

Гөлүсә Фатыйхова, Кече Кибәче.

ТУКАЕ БАР
Гел ак төстән булмый дөнья,
Хисләрнең дә сае бар.
Беркайчан тутыкмас хисле
Татарның Тукае бар.

Гел караңгы гына булмый-
Төннәрнең дә ае бар.
Ай нурында да укырлык
Татарның Тукае бар.

Эш акчада гына мени,
Җанның рухи бае бар.
Рухи байлык эталоны -
Татарның Тукае бар.

Апрельдән соң табигатьнең
Яшәртүче мае бар.
Һәр яз җанны яшәртүче -
Татарның Тукае бар.
Карьера ясау димәктән,
Өскә үрләү җае бар.
Беркем ирешмәс биеклек -
Татарның Тукае бар.

Болынның да күккә ашып
Сайраган тургае бар.
Халкымның милләт сакчысы -
Үлемсез Тукае бар.

Фәнил Хәмитов.

КИРӘКМИ МИҢА
Кирәкми миңа гөлбакча,
Гөлбакчасыз да уңай -
Тузганаклы болыннарны
Әйләнеп кайтам шулай.

Безелдиләр бал кортлары,
Мул булсын дип йортлары,
Чер-чер килә чикерткәләр,
Яр сайлыйдыр болары.

Әйләндем шулай кырларны,
Су эчтем чишмәләрдән.
Тузганаклы болыннардан
Әйләнеп кайтып киләм.

Фирәис Нигъмәтҗанов.

ЯРАТАМ САЙРАВЫҢНЫ
Түр бакчада чия, балан,
Ян бакчамда алмагач.
Алмагач янында сайрый
Өздереп лә сандугач.

Эзләсәм дә күрә алмыйм,
Кай җирдә син сандугач?
Илкәеңнән аерылдыңмы,
Сайрыйсыңмы сагынгач?

Шушы кадәр моңлы итеп
Ничекләр сайрап була.
Бәгырьләргә үтеп кереп,
Бар җаныма моң тула.

Сайра, тарат моңнарыңны,
Син үзең генә түгел.
Тын бакчада сайравыңны
Тыңлап туймалы түгел.

Миңнегөл Манихова.

БЕРГӘ АТЛЫЙК, ТАТАРЫМ
Милләтемә хыянәтне күреп
Җаным әрни кайчак.
Нигә шулай соң бу, дигән
Уйлар борчый һәрчак.

Аңламыйм ла шундыйларны -
Үз телләрен бозганнарны.
Ике телне бергә кушып
Сөйләшә торганнарны.

Татарлык ул - ул күңелебезгә
Бүләк булган бер хәзинә.
Ул - затлылык, зыялылык
Аны бозу кирәк нигә?

Чит гадәткә ияреп татарлыктан,
Ваз кичәбез кебек тоела.
Урыслашкан татар кызын күреп
Күзләремнән яшьләр коела.

Милләтемә булган яратуым
Һаман моңа каршы көрәшә.
Әйдә, татар, икәү бергә атлыйк,
Әй, милләтем, яшә, син, яшә!

Ләйсән Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев