Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯШЬ ГРАЖДАННАР ПАСПОРТ АЛДЫ

21 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия гражданы булуларын раслаучы шәхси документ - паспортлар тапшырылды.

Яшь буында Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт формалаштыру проекты кысаларында гамәлгә кергән тантаналы чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, республиканың яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле, "Патриот" патриот-спорт үзәге директоры урынбасары О.Ивлева катнашты.

"Россия гражданы икәнлегегезне раслаучы бу документ сезне гомерегез буе озата барачак. Имтиханнар тапшыру, укырга керү, гаилә кору кебек мөһим һәр этапны да үтәргә язсын сезгә", - диде Т.Шәрәфиев яшүсмерләрне тәбрикләү сүзендә. Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе Саба территориаль пункты хезмәткәре Гөлсинә Сабирова укучыларга пас­порлартны кадерләп сакларга,югалтмаска кирәклеге турында сөйләде. О.Ивлева яшь гражданнарның кулларын кысып, төп документларын тапшырганда, аларны тормышта гел яхшы гамәлләр генә кылырга, кешелекле, гадел була белергә чакырды. Яшүсмерләр, паспортлар белән бергә, исемле котлау открыткалары алдылар, чаралар программасына видеофильм карау да кертелгән иде.

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X