Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

«Саба якташлары» якташларны җыя

Нәкъ бер ел элек, 2021 елның 11 октябрендә «Саба якташлары – Земляки Сабинского района» төбәкара иҗтимагый оешмасы үз эшен башлаган иде.

Оешма президенты итеп ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татар Икшермәсендә туып үскән якташыбыз Мәҗит Хаҗип улы Салихов сайланды. Җәмгыять оешуына бер ел булган көннәрдә без аның эшчәнлеге белән газета  укучыларыбызны таныштырырга булдык.

–Мәҗит Хаҗипович, якташлык җәмгыяте нинди максатларны күздә тотып оешты?

– Якташлык җәмгыятьләренең барысының да төп максаты – район белән анда туып-үскән кешеләр арасында элемтәләрне ныгыту. «Саба якташлары – Земляки Сабинского района» төбәкара  иҗтимагый оешмасы да нәкъ менә шушы максатлардан, чыгышлары белән Саба  районыннан булып,  Россиянең төрле төбәкләрендә һәм шулай ук чит илләрдә гомер итүче якташларыбызны  барлау, алар­ның бердәмлеген тәэмин итүне күздә тотып оешты. Шулай ук әлеге иҗтимагый оешма Саба районының, Республиканың дәрәҗәсен тагын да үстерергә, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеш сорауларын чишәргә булышачак. 2022 елның 25 гыйнварында Саба якташлары оешмасының беренче җыены булды. Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Акташ» җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов, ИК «Спектр» генераль директоры Рәшит Хәбибуллин катнашты. Оешманың үз гербы да булдырылды. Ул Саба районыннан булган якташларыбызның бердәмлеген чагылдыра. Гербта без – һәммәбез, без барыбыз да төрле, әмма һәрберебезне туган якка карата мәхәббәт, тугрылык, җир шарының кайсы ноктасында булуына карамастан, йөрәгебез түрендә  һәрвакыт туган якны истә тотуыбыз берләштерә. Ул без­нең районыбызның бердәм­леген, татулыгын исбатлый. Бер­дәм, дус, тату булган очракта гына безнең районыбыз алдагы көннәрдә дә чәчәк атачак.

– Якташлык оешмасы бер ел эчендә нинди проектларда катнашып өлгерде?

– Оешма үсү, камилләшү, эшчәнлекне җәелдерү юлында. Бер ел эчендә башкарылган эшләрнең барысын да санап чыгу мөмкин булмас.  Мәсәлән, март аенда Татар Икшермәсе авылы имамы Хаҗип Мирзасалих улы Мирзасалихов истәлегенә багышланган чара һәм апрель аенда Ифтар үткәрелде. Шулай ук башка районнарның якташлар белән эшчәнлек тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Буа, Апас якташлык җәмгыятьләре белән очрашулар үтте. Балаларны яклау көне уңаеннан Иске Икшермәдә урнашкан «Тургай»  приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс оештырылды. Июнь аенда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз белән очрашуда булып кайттык. Шулай ук  оешма Татар Икшермәсе авылында «Ильяс» чишмәсен торгызуда, аны көчле яңгырдан соң төзекләндерүдә, «Нур» ансамбле өчен милли костюмнар тегү, Татар Икшермәсе авылы клубын ремонтлауда, тәрәзәләре, сәхнәсе өчен челтәрләр тегүдә  һәм башка чараларда матди ярдәм күрсәтте.

– Оешмага теркәлүчеләр күп­ме һәм аңа ничек кушы­лыр­га?

–Иҗтимагый оешма буларак, якташлык үзеннән-үзе генә уйлап табылмаган, ә менә нәкъ тормыш ихтыяҗларыннан туган. Әлеге көндә якташлыкка кече ватанына – туган ягына сагыну хисләре булганнар гына түгел, авыр вакытларда бергә булырга, туган ягына ярдәм итәргә омтылучы кешеләр дә тартыла. Якташларны берләштерергә һәм уртак көчне туган ягыбыздагы тормыш-көнкүрешне тагын да яхшыртуга юнәлтергә теләгебез бар. Безнең уртак тырышлыгыбыз Саба районының тотрыклы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак һәм аның чәчәк атуына хезмәт итәчәк.

Әгәр сез районыбызның социаль иминлеген һәм тотрыклы киләчәген тәэмин итүгә үз өлешегезне кертергә, хәлдән килгәнчә изге гамәлләр кылырга теләк белдерәсез икән, безгә кушылырга һәм Саба якташлыгы әгъзасы булырга тәкъдим итәбез.

Оешманың эшчәнлеге бе­лән­ (https://rsabayaktashlary.ta­tar­stan.ru) рәсми сайтында,  шулай  «ВК» челтәрендә (https://vk.com/sabayaktashlary), те­ле­­­грамм каналда (https://t.me/+ASyC0XS1I1xlMGNi) танышырга була.

 

Кушылыр өчен сайтыбыздагы документлар бүлегендә, оешмабызның әгъзасы булыр өчен кирәкле документлар (анкета, гариза) үрнәкләре урнаштырылган, шуларны тутырып безнең электрон адресыбызга җибәрә аласыз.

Яисә безнең белән +7 (843) 505-01-22 телефоны аша  элемтәгә ке­рергә дә мөмкин.

«Саба якташлары – Земляки Сабинского района» төбәкара иҗтимагый оеш­масының офисы Казан шә­һәренең Зур урам, 1И адресы буенча урнашкан.

Дүшәмбе 8:00 – 13:00 сәгатькә,  җомга 13:00 – 15:45 сәгатькә кадәр кабул итәбез.

Безнең ишекләр туган ягының киләчәгенә битараф булмаган һәркем өчен ачык, рәхим итегез!

 

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев