Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Туңдырманы бөтенләй күр­гәне юк икән. Аның каравы, шешәләрне таный” (гыйбрәт)

Үз әти-әниләреннән рәхәт күрмәгән сабыйлар, аларны алып үстерүче кешеләргә вакыт-вакыт, сез үзгәрдегезме, башка безгә сукмыйсызмы, дип сорап куя икән. Бу сорауны 4 яшендә гаиләне ашатыр өчен ризык эзләп йөргән Руслан еш кабатлый, ди. Газиз әниләреннән күрмәгән назны аларга хәзер Лилия белән Ленар Гарәфиевлар бирә.

Татарча өйрәнергә килгән идем

Лилия кечкенәдән Алабуга районының Яковлево авылында яши. Әтисе зур урыннарда эш­ләгәч, гаилә еш күченеп йөри. Лаеш районының Татар Янтыгына килеп эләккәч, алар башка яшәү урынын алыштырмый. Әти­ләре балалары татарча өйрәнсен өчен дип эшли моны.


 – Тел генә өйрәнеп калмадым, биредә булачак иремне дә очраттым. Ленар безнең авылга кайтып йөри иде. Бер-беребезне бик яраттык. Гаилә корып матур гына яши башладык. Тормышыбызны түгәрәкләп, кызыбыз туды, – дип сөйли Лилия. –  Аннан соң күпме генә бәби алып кайтырга теләсәк тә, Аллаһы Тәгалә безгә үзебезнекен бирмәде. Шуннан соң бер малай алырга уйладык. Ул вакытта мин кибеттә эшлим, булачак әти-әниләр мәк­тәбенә ирем генә йөрде. Аннан соң ниндидер сәбәп белән бала алу мәшәкате тукталып торды. 2015 елда без тагын уйлана башладык. Икебез бергә тиешле белем алып, берничә айдан, бер малайны күрергә дип, бер шәһәргә киттек. Безгә баланы шул ук көнне биреп кайтардылар. Русланны алгач та, кайту юлында баланы сөендерәсе килеп, кибеткә кердек. Сабый тәм­ле ризыкларның ни икәнен белми. Туңдырманы бөтенләй күр­гәне юк икән. Аның каравы эчем­лекләрнең исемнәрен белә. Кибет киштәсендә күрүгә, безгә сөйләп китте. Менә шул чакта без нинди зур адымга барганны һәм бу сабыйны тәрбияләр өчен күп көч кирәген аңладык.


Хәер, Лилия белән Ленар бу адымга әзерләнеп бара. Шуңа да уйларында баладан баш тарту булмый. Киресенчә, сабыйны бәхетле итәр өчен бар көчен кызганмыйлар. Руслан Ленарга машинадан төшүгә үк  әти дип эндәшә. Лилиягә исә бу сүзне бераз көтәргә туры килә.


– Кайткач бер нәрсә белдек:   сабый төннәрен тынычлап йокламый  икән. Ул чакта мин дә йокы күрмәдем. Кычкыра, курка. Әле хәзер дә саташып куя. Кайтканда салкын да тигән иде үзенә. Аның белән хастаханәдә ятып чыктык. Шөкер, шуннан соң бер генә авырганы да юк, – ди Лилия. 

Олысы –  нәкъ мин, кечеләре – ирем
 
Озак та үтми, башка балалар йортында Русланның тагын ике туганы барлыгы ачыклана. Ленар белән Лилияне чакыралар. Алар исә каршы килми – тагын ике малайны өйләренә алып кайталар. Берсенә – 2, икенчесенә 1 яшь була.


– Кечкенәсенең авырлыгы җиде килограмм иде. Чәйни дә белми. Авырулары да күп. Без бу сабыйларны да  үзебезнеке итеп яраттык. Әйтерсең, алар безгә тиеш булганнар, әмма башка җирдә генә туганнар. Ниндидер ялгышлык киткән кебек. Аларга карыйм да шаккатам, олысы нәкъ үзем инде. Миңнәребезгә кадәр бер урында бит! Ә кечке­нәләре – коеп куйган әтиләре. Хәтта  чит кешеләр алып үстергән балалар икәнен дә абайламый. Тик Русланга кемдер әйткән, ахры. Беркөнне кайтты да, мин башка гаиләдә тудыммы,  дип сорый. Җайлап кына аңлатам инде. Тормышта алай да була, без сезне озак эзләдек, дибез. Бер апа сезне тудырган да, аннан соң без алдык, дип тә әйтәм. Әмма алар безне кайчак  үз әти-әниләре бе­лән бутап куя. Руслан бер тапкыр әтисенә килде дә, сез безгә башка сукмыйсызмы, дип сорый. Шушы хәлдән соң психологка йөр­дек. Баланың кечкенә вакытындагы хати­рә­ләре исенә төшә икән, – ди Лилия.


Гарәфиевлар гаиләсе өч малайлы булуларына сөенеп туя алмый. Алар сабыйларын бар йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Лилия хәтта эштән  дә киткән. Үз кызлары да энеләрен ярата. “Мин аларны чит дип әйтә алмыйм. Шундый яра­там. Үзем­не­ке­ләр бит алар! Беркемгә дә бирәсем килми. Алар да безне ярата.  Шул са­быйларның йөрәк яраларын ничек тә төзәтәсе иде. Моңа вакыт кирәк. Кеч­кенәләр алай ук үткәнен хәтер­ләмәсә дә, Русланның йө­рәгендә сагыш. 4 яшьлек балага кыен да эләккән, ризык эзләп, теләнеп тә йөргән. Әле ярый, безгә килеп эләк­теләр, – ди Лилия. – Тиздән тагын бер хыялыбыз бар – бер ятим кызчыкны бәхетле итәргә телибез”.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев