Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Терәк булмаган ир нигә кирәк?

Әнисенең талауларына түзә алмаган ир эчә башлады, эшсез калды. Эчкән, исерек улын берничә тапкыр полиция кулына да тапшырды ана кеше. Соңыннан, аналы-уллы мал, дөнья бүлә башладылар. Сәрия апа монда да өлгеррәк булып чыкты. Тиешле документларны булдырды да, йортын кызының улы исеменә бүләк итеп яздырды да куйды. Шулай итеп, Газинур да урамда калды. Әнисе: “Хатыныңа кит, хатының белән тор!” – дип кенә җибәрде. Сәрия апа исемендә булган йорт-җирдән Флера да берни ала алмыйча киткән иде, Газинур да буш калды.

    Авылдашлары Сәрия әбинең үзеннән дә, теленнән дә тәмам арыды. Күпләр, аны күрүгә, кирегә борылып китә башлады. Үзенең дә җитмәгән җире юк, маршрут таксие кебек, әле уңга, әле сулга йөреп кенә тора. Барган җирендә әңгәмәдәшләр табып, аларның колакларын тондырганчы сөйли. Ә темалары табылып кына тора. Соңгы вакытларда улы Газинурның чәйнәлмәгән бер генә сөяге дә калмады. Тегесе дә әнисенә теләсә-нәрсә әйтүдән бер дә тыелмый.

   Ирнең гаиләсе дә, торыр почмагы да юк. Хәмер колына әйләнеп, аракы сазлыгына көннән-көн ныграк бата бара. Ә кайчандыр бу кеше дә гаиләле, эшле иде. Шушы көнгә калуында әнисенең дә, үзенең дә гаебе зур. Бик яшьли ирсез калган Сәрия апа, улы Газинур белән кызы Данияне ялгызы гына тәрбияләде. Үскән чакта артык игътибар күрмәгән балалар югалып калмадылар, икесе дә Себер ягына китеп эшкә урнаштылар, гаилә кордылар. Газинурның тормыш иптәше Флера уңганнарның уңганы иде. Җәй айларында озын ялга кайткан чакларында Сәрия апаның өстәлен сый- хөрмәткә тутырып, бөтен җирен юып, тазартып китә иде. Юмарт куллы, киң күңелле киленен каенанасы да күкләргә күтәреп мактады. Кыш айларында әби үзе аларга барып өчәр ай кунак булды. Балаларының аны гына кунак итәрлек вакытлары да, хәлләре дә булды. “Әни” дип өзелеп кенә тордылар. Очрашкан, күрешкән саен Сәрия апа аларны үзе янына яшәргә чакырды. “Әтиегездән калган нигезне суытмагыз, мине карарга кайтыгыз”, – диде. Тамчы тама-тама таш яра дигәндәй, әниләренең җылы, матур сүзләре Флера апа белән Газинурның да йөрәгенә сары май булып ятты, ахрысы: егерме ел җыйган дөньяларын ташлап, ике кызларын җитәкләп, төп йортка кайтып төштеләр. Калада саткан фатир акчаларын да тик яткырасылары килмәде, кайткан атнада ук йорт буралары, төзелеш материаллары алдылар, соңыннан, осталар яллап, яңадан йорт күтәрә башладылар. Флераның кулларында ут уйнады, эшчеләргә дә көненә биш-алты тапкыр тәмле ашлар пешереп ашатты, бакча тирәсендә чүп үләне үстермәде. Өеп-өеп керләрен дә юды, кышлыкка баз тутырып кайнатмалар әзерләде, компотлар, кыярлар япты. Бер җәй үткәнче Сәрия әбинең дөньясы танымаслык булып үзгәрде. Иске каралты-куралар сүтелде, матур яңа йорт тирә-якка ямь өстәп балкып утырды. Яшьләр өйне берсеннән-берсе матур, кыйммәтле җиһазлар белән тутырдылар, заманча итеп суын, утын, газын үткәрделәр. Икенче елда иртә яздан ихатада яңа эшләр башланды: урам коймалары сүтелеп, яңалары корылды, яңа мунча калкып чыкты, таштан зур итеп гараж салынды. Ничә еллар буе ирләр кулы тимәгән бакча артлары яңадан койма белән уратып алынды. Газинур белән Флера өченче елны да кул кушырып утырмадылар. Заманына ярашлы итеп, җылы буралар белән мал абзары төзеттеләр, сыер сатып алдылар. Яшьләрнең фатир акчасы шуның белән бетте, икесе дә җиң сызганып “хөкүмәт эшенә” тотындылар. Газинур ерак булмаган газ салу станциясенә урнашты, Флера шундагы кафеда аш-су әзерли башлады.

    Беркайчан да теленә хуҗа була алмаган Сәрия апа, әти-әниләре эштә чакта оныкларын кыерсытып, улын – килененә, киленен улына сөйләп көн үткәрде.

    “Ярар инде, әни, гел Газинурны гына тиргәп торма”, – дигән сүзләрне ишеткәч, каенана: “Балаларыңны ал да кит!” – дип, киленен өйдән үк куа башлады. Өйдә бер сәбәпсез “сафура бураннары” купты. Ике хатын арасында барган тел сугышына Газинур кысылмады. Хатынын да, әнисен дә үз урыннарына утыртмады. Соңга таба Сәрия апаның оятсызлыгы чиктән ашты. Кичен арып-талып эштән кайткан килененә ишекне бөтенләй ачмас булды. Ишек ярты төн җиткәч, Газинур эштән кайткач кына ачылды. Иртәгесен инде Флераны капка төбендә елап, күзләре тәмам шешенеп беткән балалары каршы алды. “Син эшкә киткәч тә, дәү әни безне кыйнап, куып чыгарды”, – диделәр сабыйлар. Флераның ачуы кабарды, сабыр канаты шартлап сынды. Кызларын җитәкләде дә, туган тиешле апаларына кунарга китте. Икенче көнне үзенең дә ял көне булгач, Газинур килер, барлык аңлашылмаучылыкны хәл итәрбез дип уйлаган иде, тик ире аны эзләп килмәде. Үзе кайткач, Сәрия апаның көчле “утына” эләкте, ире шулвакыт гаиләсен яклап әнисенә бер сүз дә әйтмәде. Яклаучысыз хатынга баш иеп чыгып китүдән башка чара калмады. Соңрак, эшләгән җиреннән кысан гына бүлмә бирелгәч, балаларының, үзенең өс-башын, кирәк-яракларын алырга дип кайткач, аңа бер кулъяулык та ала алмыйча чыгып китәргә туры килде. Шушы кимсетүләргә шаһит булган Газинур гаиләсен янә яклаучысыз калдырды. “Кеше күңеле пыяла, саксыз кагылсаң уала”, – диләр. Хатынның да күңеле иренә карата таш булып катты, тамагына утырган төерне йотып җибәрә алмый интекте.

    “Нишләргә, кайда, ничек торырга?” – дигән уйлар белән ихатадан чыгып китте. Хәзер инде аның яңадан торак юнәтерлек акчасы да, балаларны яңа уку елына әзерләрлек хәле дә, өстенә киярлек алмаш күлмәге дә юк иде. Ничә еллар буена берәмтекләп җыелган дөньясы, хәтта киемнәре, кызларының уенчыклары, китаплары да каенанасы кулында калды. Иң авыры – һәрвакыт кадерләп, хөрмәтләп, “әни” дип өзелеп торган кешесе, дөньядагы иң әшәке, начар сүзләр белән коендырды. Ә матур вәгъдәләр биреп, яратып яшәгән, таянычы булган Газинуры якламады...

    Көннәр, айлар узды. Тик Флера өчен аларның матурлыгы сизелмәде дә. Шушы ике баласын укытып, кеше итим дип, барысына түзде. Икешәр-өчәр эштә эшләде. Кызлары да әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр, мәктәпне бик яхшы билгеләргә бетереп, югары уку йортына керделәр. Әти кешедән бер тиенлек ярдәм булмады, ә Сәрия апаның ачулы уклары монда кадәр дә килеп җитте.

   Улы белән генә калгач та тыныч, яхшы яшәмәде ул. Барысын да алдан уйлап, зур планнар корып, максатына ирешә барды. Килененнән “котылуына” биш еллап вакыт үткәч тә, улын урамга куып чыгару эшенә кереште. Әнисенең талауларына түзә алмаган ир эчә башлады, эшсез калды. Эчкән, исерек улын берничә тапкыр полиция кулына да тапшырды ана кеше. Соңыннан, аналы-уллы мал, дөнья бүлә башладылар. Сәрия апа монда да өлгеррәк булып чыкты. Тиешле документларны булдырды да, йортын кызының улы исеменә бүләк итеп яздырды да куйды. Шулай итеп, Газинур да урамда калды. Әнисе: “Хатыныңа кит, хатының белән тор!” – дип кенә җибәрде. Сәрия апа исемендә булган йорт-җирдән Флера да берни ала алмыйча киткән иде, Газинур да буш калды. Ир, башын иеп, Флера янына килеп карады-каравын, тик хатынның боз булып каткан йөрәге эремәде. Хәзер инде аның элекке ире белән сөйләшәсе дә, аңлашасы да килмәде, ясаган хаталарны төзәтергә теләге юк иде. Газинур да эч пошырып: “Әни белән судлашырбыз, өйне кире кайтарырбыз”, – дип сөйләнгән булды. Моңарчы бер дә юрист киңәшләрен тыңламады бит ул. Флераның да, Газинурның да, балаларның да үз көчләре белән җыйган дөньяга хокуклары юк. Китте Газинур. Кая барыр? Анысы ирнең үз эше. Бишенче дистәне ваклаганда барысын да яңадан башларгамы? Берсеннән-берсе авыр уйлар өермәсе башында котырды да, котырды. Ясаган хаталары йөрәген әрнетте, үткәннәре өчен үкенүдән үзәкләре өзелде. Тик барысы да узды, гомер үтте...

    Берничә көннән авылга “Сәрия апа үлеп киткән икән” дигән хәбәр таралды. Аны җирләү мәшәкате һаман да шул “начар килен” – Флера җилкәсенә төште. Әбине соңгы юлга озатып, өчесен-җидесен үткәргәч, өй хуҗасы булып калган онык кайтып төште. “Барысын да сатам, алыгыз”, – дип Газинурга әйткән, имеш, дигән хәбәр таралды. Тик Газинурның ул сораган сумманы бирерлек хәле, ә Флераның бу мөлкәтне мирас буенча да, акча түләп тә кире кайтарырга теләге юк иде. Күңел тынычлыгыннан да кадерлерәк, кыйммәтрәк нәрсә юклыгын тормыш аңа бик ныгытып төшендерде шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев