Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Йортым зур, монда яшә”

Язмышлар күкләрдә языла

Хатыным белән тату гомер иттек. Мин кулдан килгәнчә аңа өй эшлә­рендә булышып яшәдем, ул миңа авыр вакытларда таяныч булды. Ләкин, кызганыч, пенсиягә чыккач авырый башлады. Аңа кадәр төзелеп бетмәгән күпердән чыкканда егылып башын бәргән иде. Рентген баш миендә үзгәреш шуннан башланганын күрсәткән. Һәрхәлдә, врачлар шулай дип әйттеләр. Хатыным беренче мәлләрдә вак-төякләрне генә онытса, соңыннан үзенә ничә яшь икәнен дә әйтә алмый башлады. Миңа аны карау авырлашты. Кызым әнисен шәһәргә алып китеп карар иде, әмма фатирлары ике бүлмәле генә. Шунда ире, яшүсмер улы белән яшиләр. Ә әнисе кайвакыт бәдрәфкә дә барып җитә алмый...

Шуңа күрә, кызым белән киңәштем дә, шундый авыруны карый-тәрбияли белүчене эзләргә тотындым, төрле җиргә игъланнар бирдем. Күп тә үтмәде, бер хатын чылтыратты. Рәсимә исемле, 50 яшьлек ханым икән. Авылга күченеп кайтырга да риза. Бүтән чылтыратучы булмады, шуңа Рәсимә карый дип килештек.

Ул шәһәрдән кайтып бездә яши башлады. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирында улы белән килене калган икән. Ашарга пешерүне дә үз өстенә алды, миңа моның бер авырлыгы да юк диде. Камыр ризыкларының тәмен оныта башлаган идем инде. Ә монда йокыдан торуга бәрәңге пә­рәмәче көтеп тора. Әни аны дучмак дип йөртә иде. Рәсимә белән һәркөнне сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Хатыным безне тыңлап кына утыра. Пенсиям әйбәт минем, шуңа күрә ашау-эчү дә мулдан.

Шулай яшәп ятканда хатыным үлеп китте. Соңгы көннәре тәрбиядә үтте бәгыремнең. Рәсимә бик карады аны. “Акча түләгәч карый инде”, — диярләр кайберәүләр. Ләкин карау белән карауның аермасы бар, миһербанлыкны сатып алып булмый шул.

Рәсимә китәр алдыннан бик моңсуланды. Бер бүлмәле фатирда килене белән яшисе килмәве сизелде. Әллә ни уйлап тормыйча: “Йортым зур, монда яшә”, — дидем.

Бу адымымны беркем аңламады, хупламады. Кызым: “Әти, сиңа 65 яшь, бу хатынга — 51, менә күрер­сең, сизми дә калырсың, ул сине үзенә өйләндерәчәк, чөнки пенсияң әйбәт, йортыбыз яхшы”, — диде. “Ә син, әниең кебек авырсам, мине карарсыңмы соң?” — дип сорарга батырчылык итмәдем. Ә Рәсимәгә ул сорауны бирә алам мин. Уңай җавап ишетәчәгемне дә беләм.

Рәдиф. Ульяновск өлкәсе.

"Татарстан яшьләре"

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев