Саба аграр көллияте: Закирҗан Бикмөхәммәтов системасы,  чемпионатта җиңү
Район яңалыклары

Саба аграр көллияте: Закирҗан Бикмөхәммәтов системасы, чемпионатта җиңү

2 октябрьдә һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләре һәм укытучылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Саба аграр көллиятендә иртә гимнастикадан һәм медитациядән башлана: директор Закирҗан Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге уникаль система

    Башка  махсус  уку  йортларында көндәлек расписание  линейкадан яисә дәресләрдән башлана. Ә Саба аграр көллиятендә  алай  түгел. Биредә бөтенләй  икенче дөнья, бүтәнчәрәк тормыш. Монда үзеңне башкача  хис итәсең. Башка  махсус  уку  йортларында  мондый  система юк. Була да  алмый,  чөнки аларында директор булып Закирҗан Бикмөхәммәтов  эшләми.

  Студентларның гадәти көненә, иң зур байлыкны – сәламәтлекне кайгыртып, иртәнге гимнастикадан старт бирелә. Монысын актлар  залында директор  үзе үткәрә. Гимнастиканың  шаһитлары да булдык. Ул дәртле  музыка  астында бара торган аэробикага охшаш спорт  күнегүләрен хәтерләтте. Куллар  һавага ”оча”, аяклар туктаусыз хәрәкәттә. Гәүдәң  мамык  кебек булып тоела.  Гимнастиканы йога алыштыра һәм стресс дәрәҗәсен киметүче, игътибарны яхшыртучы медитация...

   Директор  студентларга  аңлатканча, бүген яшьләргә активлык, хәрәкәт җитми. Моннан йөз ел элек кешеләр 200 тапкыр артыграк хәрәкәтчән булганнар. Хәзерге 20 яшьлек егетләр йөзьяшәрләрдән  начаррак хәлдә. Яшьләр тормышында иң мөһиме – аның өчен аңлаешлы булу. Үзгәрү  бик авыр мәсьәлә,  үти алмаслык бурыч түгел, куелган  максатыңа ирешергә  кирәк.

   Аннары барлык  студентлар, укытучылар катнашкан линейкага  чират  җитте. Узган  көндәге уку процессында нинди мәсьәләләр  килеп  чыккан – барысы да  уртага  салып   сөйләшенә, нәтиҗәләр ясала. Кемнәр дәфтәрен дөрес тышламаган – шундый  “вак-төякларгә дә”  игътибар ителә. Туган  көннәр дә билгеләп үтелә. Ул  көнне 17  яше тулуы белән  Аиша Фатыйхованы  котладылар. Аиша җавап сүзе итеп старостасы белән “Я играю на гармошки”  җырын башкарды.

  “Актлар  залындагы  чаралар моның белән генә төгәлләнми,– ди директор  урынбасары  Чулпан  Сөнгатова.  Көллияттә 4 курста  19 группага бүленеп, 343  студент белем  һәм тәрбия ала.   Һәрберсе графикта  билгеләнгән көнне сәхнәдә  чыгыш  ясый. Һәр группа теманы үзе  сайлый,  шуңа  яраклаштырып концерт номерлары әзерли.  Бүген  бухгалтер белгечлеге  алучы 151нче группа  студентлары чыгыш  ясады. Алар элек-электән бик  актуаль “Мәхәббәт” темасын сайлаганнар, кызларның җырлары да яратуга  багышланган  иде. Һәр егет-кыз  сәхнәдә  чыгыш  ясап үзен таба.

 Кайсының  җыр  сәләте  ачыла,  кемдер матур биергә өйрәнә. Балаларындагы  үзгәрешләргә хәтта әти-әниләр дә ышанмый. Гомергә җырламаган, шигырь сөйләмәгән студентлар III–IV курсларда чын артистларга әйләнәләр. Закирҗан Миңнемулловичның  яратып әйткән   сүзен кабатласак, алар  сәхнәдә чыгыш  ясап,  киләчәктә кайдадыр җитәкче булырга әзерләнәләр. Тәрбияле, белемле, җәмгыятькә  яраклашкан  яхшы  кешеләр булып  чыгалар”.

Саба аграр көллиятенең бер көне
Саба аграр көллиятенең бер көне 

Саба аграр көллиятендә уку һәм тормыш: бушлай туклану, «Профессионалар» чемпионатындагы җиңүләр һәм вузларга юллама

 Актлар залындагы  шөгыльләрне   күргәннән  соң, башка керә башлаган: ”Боларның  укуга  вакыты  каламы соң”,–  дигән  уйлардан җилләр исте. Класстан тыш сәгатьләр үзләре ике дәрескә торырлык, ләбаса. Булачак бухгалтерларның чыгышы барган  вакытта сәхнәдәге экранга  чыгарылган “Мәхәббәт  сызланулар  китерми.  Сызлануларны ярата белмәгән кешеләр китерә”. “Кемгәдер гашыйк икәнсең, сиңа берни кирәк түгел, ә мәхәббәттә янмасаң, синдә булганнарның  берсенең дә  мәгънәсе юк” кебек канатлы  сүзләр бай тормышы дәресе бирә. Чыннан да, җырдачыга, сөюләрнең азагы кавышу белән төгәлләнә икән, уңышлы  гаилә  кору кызлар  өчен барыннан да  мөһимрәк.

  Көндәлек расписание буенча көллиятнең тормышы белән   танышу безне  ашханәгә  китерде. Өч тапкыр туклану һәм бай меню. Өстәлләрдә бал, бакчада ел буе үсүче  җиләкләргә һәм... Закирҗан Миңнемуллович шәхси бакчасыннан җыеп алып килгән савыт тулы  кызыл алмаларга кадәр  күрдек. Ашханә өчен бюджеттан акча каралмаган. Әмма өстәмә керемнәр һәм  спонсорлар  ярдәмендә бушлай туклану оештыру  мөмкинлеге табылган. Биредә ризыкның  кадерен белергә дә өйрәтәләр. Өстәлгә куелганын ашап бетерәсе, әрәм-шәрәмгә юл  куелырга тиеш түгел.

  Егетләр тәмле  ашатулары, табын артыннан тамаклары  туеп кузгалулары турында әйттеләр. Ә ике  кызга нәзбереклеге   өчен  кызарырга да туры  килде. Тәртип шундый,  студентлар дәресләргә тиешле калория белән  энергия  җыйган хәлдә керергә тиеш.  Һәрберсе формадан йөри, төрле чуар кием юк. Һәр укучының  киеменә исем-фамилиясе, төркем номеры, кураторы язылган бейджик беркетелгән.

 Ашханәдән  соң студентлар уку кабинетларына  таралып бетә. Аларга 5 белгечлек буенча 30 укытучы һәм 5 мастер белем һәм тәрбия бирә. Барысы да югары категорияле, үз фәннәрен яхшы белүчеләр. Студентларның программаны үзләштерү дәрәҗәләренә конкурсларда катнашып  ирешкән  уңышларыннан да бәя биреп була. 

Әйтик, быел “Профессионалы” чемпионатының төбәк  этабында  Саид Галимов (741гр.) ”Өирфлы игенчелек”, Ислам Һадиев (751 гр.) – “Агроробот”, Динар Зарипов (751гр.) –“Агропроизводствоның интеллектуль системалары”, Динар Мәгъсумов – “Йөк техникасына хемәт  күрсәтү” компетенциясендә –1нче, Әнис Закиров –“Кирпеч салу”,  Ислам  Садыйков –“ Йөк машинасын  йөртү”,  Искәндәр Сабиров “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү” квалификацияләрендә –2нче, Ислам  Мөхәммәдгалиев  “Авыр техникага хезмәт күрсәтү” компетенциясендә 3нче урыннарны алганнар. Динар Мәгъсумов “Профессиональлек өчен” медальоны белән  бүләкләнгән.

   Аграр көллият күп кенә егет-кызлар  өчен югары белем  алуга әзерлек мәйданчыгы да. Аларны вузларга биш куллап кабул итәләр, чөнки Сабада махсус урта һөнәри белгечлек алган яшьләр кайда да  сынатмый. Дәресләр тәмамлангач, студентлар өчен 27 төрле түгәрәк эшли. Кичке аштан соң алар бүлмә саен телевизоры, душы булган тулай торактагы бүлмәләрдә  таралыша.  Андагы тормыш шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, мавыктыргыч.             

Саба аграр көллиятенең бер көне
Саба аграр көллиятенең бер көне 

     


Нет комментариев