Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Шулай икебез ике җирдә ятарбызмы инде? »

Катнаш никахларга гомергә каршы булдым. Ике тәрбия, ике төрле дин кешесенең бәхетле гаилә коруына ышанмадым да, ышанмыйм да. Мисалларны кочак-кочак китерә алам.

 

  Яшьлектә, сөеп-сөелеп яшәгәндә генә артык каршылыклар килеп чык­мый, ә аннан... Ана сөте белән күңелгә салынган иман чаткысы баш калкыта, канның да үз хәтере бар. Менә шуларны анык белсәм дә, үз улыма сеңдерә алмаганмын бит! Кечкенәдән саф татарча сөйләшеп, әбисенә ияреп догалар укып үскән улым быел институтның соңгы курсында укый. Беркөнне кайтты да, курсташы Светаны яратуы, өйләнергә теләге барлыгын әйтте. Утырып еладым. Балам өзгәләнеп янымда йөри: “әни-әни, борчылма, Света барысы да әниең теләгәнчә булыр диде. Никах та укытырбыз, балаларга да ике телгә дә ятышлы исемнәр куярбыз...” — дип өтәләнә.

Яшьләремне сөрткәләдем дә, улыма бертуган абыем һәм аның хатыны Нина хакында сөйләдем.

Абыем бик яратып өйләнде Нинага. әлбәттә, әти-әниләргә, намазлы-догалы авыл кешеләренә башка милләт-дин вәкиле булган киленне кабул итүе бик авыр булды. И-и, ул әти картның гарьләнүе йөзенә язылган иде! Никах укыттылар. Никах вакытында әткәй түбәтәйле башын бөтенләй күтәрмәде дә бугай. Нинаның икенче исеме Нурия булды. Дө­рес, бу исемне без бүтән ишетмәдек тә. Абый һәм аның дүрт туганы белән аралашып яшә­гән 30 елда Нина җиң­гә­без татарчаны аңлый баш­ласа да, сөйләшергә бик теләмәде. Балалары Артур белән Алина да ана телен якынрак күреп үсте­ләр. Нинаны начар хатын булды дия алмыйм. Абыйны да, балаларны да бик тәрбияләп яшәде. Төп йортта үткә­релгән Коръән ашларына да күч­тәнәчен, хәерен алып кайтып өләшә иде. Абыйның туганнарын да читкә как­мады марҗа килен. Фатир алгач, өенә мулла чакыртып, Коръән дә укытты, балаларына да исемне мулла куйды. Артурны сөннәтләргә генә аягын терәп каршы төште.

Ә бер елны абый елый-елый Нинасының яман чир белән авыруын хәбәр итте. Ничек кенә дәвалап карамадылар, тик Нина күзгә күренеп сулды. Табиблар әйткән санаулы көннәр үтеп китте, Нина һаман газап эчендә, көчле дарулар ярдәмендә яшәвен дәвам итте.

Беркөнне абый таң бе­лән чылтыратты: “Нина бик авырайды, нык газаплана, күзенә башка карарлыгым да калмады. Кил әле, сине бик тә хөрмәт итә бит ул. Сине көтеп ятмыймы икән, биг­рәк ялварып ишеккә карый бит” — дигәч, җыенып юл­га кузгалдым.

Балалары да кайткан, шыр сөяккә калган Нина күзгә ялварып карап ята... Коточкыч авыр күренеш­тән тораташ катып калгандай булсам да, үземне кулга алдым. Җиңгинең сөяк кенә, сап-салкын бармакларын учыма алып: “Нина, балаларны күрдеңме?” — дим. Керфекләрен сизелер-сизелмәс кагып җавап бирде бичара. “Безгә риза-бәхилме, рәнҗетмәдекме сине?” — дим. “Бәхил” ди­гәнен дә белдерә алды.

Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Ме­нә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кеше­дәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бә­гырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.

  Нинаны туган авылына алып кайтып, әти-әнисе белән янәшә җирләдек. Абый бик өзгәләнде инде: “Шулай икебез ике җирдә ятарбызмы инде? Диненнән аерылып яшәүне барыбер кабул итә алмаган икән, минем хакка гына тырышкан икән, бичаракаем”, — дип елады.

...Улым боларны дәшми генә тыңлады да: “Ярар, әни, укуымны бетергәнче ашыкмый торам әле. Мавыгуым гына түгелме икән”, — диде.

  Башка милләт-дин вә­киле белән кавыштырмыйча балаларын гомерлеккә бәхетсез итүчеләр хакында да ишеткәнем бар, шулай да улыма да, Света исемле кызга да абый белән Нина язмы­шын теләмим.

Фәридә сөйләгәннәрне Раушания ШӘЯХМӘТОВА язып алды.

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12339&file=120.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев