Юлбат авылында яшәүче Мифтахова Гөлчирә Габделбәр кызына - 70 яшь
Безгә, өч кызыңа гомер биреп, тал бишектә тибрәтеп үстергән, кечкенәдән барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенге көндә дә безне җылытып яшәүче сөекле әниебез! Кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын үзеңә, тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен Сиңа Ходай,
Гүзәл булсын алгы тормышың!
Син булганга көннәребез якты
Гел елмаеп тора йөзләребез!
Әтиебез белән гөр - гөр килеп,
Озак яшә яме, Кадерлебез!
Изге теләкләр белән кызларың,кияүләрең,оныкларың. Теләкләребезгә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев