Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • БАЙЛАР САБАСЫНДА ЯШӘҮЧЕ ФЛЮРА ӘМИН КЫЗЫ ФӘЙЗИЕВАНЫҢ 23 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ ОЛУГ ЮБИЛЕЕ

    Автор, 23 февраль 2020 - 11:41
    510
    0
    1

    Кадерлебез, Флюра! Сине олуг юбилеең белән котлап, бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә бәхете телибез. Сиңа балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бергә, сөенеп яшәргә язсын! Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, бәхетләрең мул булсын. Син безнең ышанычыбыз, терәгебез, бөтен туганнарны барлап торучыбыз.
    Флюра Әмин кызы – гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләп, “Мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган шәхес. Киләчәктә дә көчле рухлы, авырлыкларга бирешмичә, ярдәмчел, киң күңелле булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Юбилеең котлы булсын, Флюра.
    Сиңа бездән бары бер теләк.
    Син бит безгә кирәк кеше,
    Син бит безгә нык терәк.
    Кеше гомере артык озын түгел,
    Булсаң иде озын гомерле
    Авыртмыйча, тазалыкта яшә
    Ходай биргән шушы гомерне!

    Иң изге теләкләр белән: Энең Фларид, Гөлфәния, Миләүшә, Рафаэль, Әдилә, Марс, Айгөл, Айзат, Камилә, Ясминә, Әминә, Нәфисә, Амирхан, Тамерлан, Алсу.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: