Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Шыңар авылында яшәүче әти-әниебез, Хәбир Гайнан улы һәм Факиһә Әхәт кызының уртак тормыш корып җибәрүләренә 24 июньдә 60 ел

23 июня 2021, 08:00

3459

0

2

Кече Шыңар авылында яшәүче әти-әниебез, Хәбир Гайнан улы һәм Факиһә Әхәт кызының уртак тормыш корып җибәрүләренә 24 июньдә 60 ел

Тигез картлык - бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, бриллиант туйны балалар, онык-оныкчыклар кадер- хөрмәтендә каршылаган пар өчен бу икеләтә бәхет.

Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк,терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 6 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур гомер итәсез. Аллаһым саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт барысы өчен дә.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X