Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өтернәс авылында яшәүче Илдус Зиннәт улы Газизовка – 60 яшь

20 ноября 2019, 09:08

797

0

0

Өтернәс авылында яшәүче Илдус Зиннәт улы Газизовка – 60 яшь

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олуг юбилеең белән котлыйбыз, ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Рәхмәтләребезне, күңелебездәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел.Синең кебек сабыр,миһербанлы, кешеләргә, туганнарыңа ярдәмчел кеше бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз,ышанычыбыз,яклаучыбыз, саклаучыбыз. Кадерле әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга терәк, кайгыртучан кеше дә була белдең син. Киләчәктә балаларыңның, туганнарыңның, якыннарыңның мәрхәмәтен, ихтирамын тоеп, яраткан әниебез белән бер-берегезнең күңел җылысын саклап, тыныч, мул тормышта сәламәтлек һәм тигезлек белән яшәргә язсын.Амин!

Әтиебез, син бик кешелекле

Кылганнарың бары изгелек.

Үзебез дә инде сиңа хәзер

Күрсәтикче һәрчак игелек.

Киңәшләрең һәрчак төпле синең,

Ярдәмеңне тоеп яшибез.

Яратабыз сине чын йөрәктән

Горурлык син безнең, әтиебез.

Иң изге теләкләр белән кадерле тормыш иптәшең Гөлсинә, улларың Айнур,Әнис

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X