Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“САБА ТАҢНАРЫ” ГАЗЕТАСЫ БАШ МӨХӘРРИРЕ Р.Г.ИСМӘГЫЙЛОВКА – 50 ЯШЬ

19 июня 2018, 14:14

1323

0

2

“САБА ТАҢНАРЫ” ГАЗЕТАСЫ БАШ  МӨХӘРРИРЕ Р.Г.ИСМӘГЫЙЛОВКА – 50 ЯШЬ

   Хөрмәтле Рөстәм Габдерәүфович! Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Олы юбилеегызны җаваплы хезмәттә – район елъязмасы  “Саба таңнары”  газетасының баш мөхәррире буларак каршылыйсыз, инде 10 ел дәвамында укучыларыбызга газетаны эчтәлекле, кызыклы итү өчен тырышасыз.  Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә халыкка хезмәт итүдә һәр чорның үзенең таләпләре һәм проблемалары була һәм сез аларны җиңеп барасыз. “Саба таңнары” милли басмалар рәтендә иң алдынгыларның берсе. Газета Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, үз укучыларын тапкан икән һәм инде ун елдан артык аларны кызыксындырып тора икән, димәк, сезнең тоткан кыйблагыз туры. Оста оештыручы булуыгыз һәм әйдәп баручыга хас сыйфатларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм ихтыяр көчегез әнә шулай һәрвакыт алда барырга мөмкинлек бирә. Сез һәр башлаган эшегезне тирән фикер йөртеп, җиренә җиткереп башкарасыз, тирә-ягыгыздагы кешеләргә һәрвакыт ихтирамлысыз. Киләчәктә дә иҗади планнарыгызны, уйларыгызны уңышлы тормышка ашырырсыз, дип ышанабыз.

    Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаилә иминлегегез нык булсын! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

 Ихтирам белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X