Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче Рамиль Исрафиль улы Ибрагимовка 60 яшь!

24 февраля 2021, 11:18

1675

0

2

Тимершык авылында яшәүче  Рамиль Исрафиль улы Ибрагимовка 60 яшь!

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик кешелекле, мәрхәмәтле, олы җанлы, эшчән. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа! Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп безне сөендереп яшә!

Яшәү шатлыгы син безнең өчен, 
Яхшылыгың белән үрнәк син. 
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Җәмилә, балаларың Айдар, Алия, Эльмир, киявең Рамиль, киленнәрең Наилә,Чулпан. 6 оныгың да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X