Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ТИМЕРШЫКТА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛФӘНИЯ МИДХӘТ КЫЗЫ ВАФИНАГА - 55 ЯШЬ

    Автор, 18 октябрь 2019 - 09:04
    271
    0
    0

    Безнең иң яраткан кадерле кешебез- әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең- юбилеең белән котлыйбыз.Көннәрең шатлык,сәламәтлек  белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә, матур итеп яшәргә язсын сиңа. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

    Озак яшә, әнкәй, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмичә, куанычлы хәбәрләрен генә ишеп, матур, мул тормышта, озын-озак гомер кичерергә язсын сиңа. Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә!

    Туган көнең, Әни, алып килсен

    Бары сәламәтлек, шатлыклар,

    Безгә биргән йөрәк җылыларың

    Изгелекләр булып кайтсыннар!

    Иң изге теләкләр белән әтиебез Вәлинур, кызың Айгөл, улың Айнур,  киленең Алсу, киявең Ранил, оныкларың.Шулай ук бу теләкләргә кода- кодагыйларың да кушыла.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: