Районыбызда «Чәчәкле Саба» бәйгесе игълан ителде!!!
Конкурска йомгак ясау, нәтиҗәләрне игълан итү һәм бүләкләр тапшыру 31 августка кадәр алып барыла.
Максаты – муниципаль берәмлек биләмәсенең тышкы кыяфәтен яхшырту, төзекләндерү, яшеллекне саклау һәм арттыру, чәчәк культураларының киңәйтелгән ассортиментын кулланып, территорияләрне чәчәкле бизәүнең яңа ысулларын кертү, чәчәк бакчалары булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашу, йорт тирәсендә оригиналь эстетик матурлык тудыручы энтузиастларны стимуллаштыру.
Конкурста райондагы шәхси йорт хуҗалары да катнаша ала. Урам ягындагы, коймадан читтәге чәчәк бакчаларына бәя бирелә.
Конкурс 2025 елның 19-24 августында уздырыла. Конкурска йомгак ясау, нәтиҗәләрне игълан итү һәм бүләкләр тапшыру 31 августка кадәр алып барыла. Конкурста катнашу өчен фото/видеоматериалларны 2025 елның 25 августына кадәр шәхси хуҗалыклар (saba@tatar.ru), күпфатирлы йортларда яшәүчеләр (so_tcj@тail.rи), шәхси эшмәкәрләр, КФХлар (Milyausha.Sh@tatar.ru), предприятие, учреждениеләр (Marat.Bagтanov @tatar.rи), федераль һәм республика учреждениеләре (Marat.Bagmanov@tatar.rи), авыл җирлекләре административ биналары хуҗалары (Venera.Vildanova@tatar.rи), дини оешмалар (nиrsaba@mail .ru) электрон адресларына җибәрә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев