Конкурсның финалы 29 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.
Республикабызда балалар арасында «Татарстанның нәни гүзәле -2026» XXV матурлык һәм талант бәйгесе уза. Проект зур сәхнәдә иҗади сәләтләрен күрсәтергә хыялланган 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге иң талантлы кызларны берләштерә. Ел дәвамында республика шәһәрләре буйлап сайлап алу кастинглары һәм зона бәйгеләре узды, анда яшь катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте һәм төп ярышның финалистлары булды. Әлеге бәйгедә районыбызның яшь йолдызчыгы Зәлия Шәвәлиева да катнаша. Зәлия Саба гимназиясенең 3 В сыйныфында белем ала. Бик яхшы билгеләренә генә укый. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең вокал классында җыр сәнгатен үзләштерә. Гаиләләрендә ул өч кызның уртанчысы- апасы һәм сеңлесе бар. Җырдан тыш тегү, бию белән мавыга. Нәфис сүз остасы буларак, республикада үтүче әдәби конкурсларда призлы урыннар яулаганы бар. Бәйгенең йомгаклау сайлап алу туры апрель аенда Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә узды. Һәр катнашучы төрле жанрда иҗади номер һәм тиешле костюм әзерләргә тиеш иде. Зәлия “Вокал” номинациясендә чыгыш ясап финалга чыкты.
Конкурсның финалы 29 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк. Бәйгене «Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
Ә әлегә без Зәлия өчен конкурсның сайтына кереп ачык тавыш бирүдә катнаша алабыз. Зәлиябез җиңүгә лаек, тавышларыбызны җәлләмик!


Нет комментариев