Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бик тәмле чебурек рецепты

Пәрәмәч бик тәмле ләкин аны пешерү шактый мәшәкатьле, ә менә чебурек шулай ук тәмле булса да, алай мәшәкатьле түгел. Май да әзрәк китә.

Камырга:
1 стакан кайнар су, 2 аш кашыгы эретелгән ак май, тоз, он, 1 йомырка

Эчлеккә:

 Фарш, суган, тоз, борыч

Рецепт: Кайнар суга май, тоз, он салып болгатабыз, иң азактан йомырканы салабыз һәм йомшак кына камыр басабыз. Йока гына итеп түгәрәкләр җәябез. Суганлы фаршка бераз су салып болатабыз. Эчлекне камырга җәябез, кырыйларын чәнечке белән кыстырып чыгабыз. Табага бер - ике сантиметр үсемлек мае салып аны утка куябыз һәм кызганын көтәбез. Чебурекны һәр ягыннан кыздырабыз. Тәлинкәгә кагазь тастымаллар җәйеп пешкән чебурекларны куябыз.

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев