Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бланманже (рецепт)

Бланманже ул француз ризыгы икән, "blank-manqer" - "ак тәгым" дип аталган. Европада аны XII гасырларда ук десерт буларак әзерләгәннәр. Бланманжены, гадәттә, югары катлам кешеләре өчен әзерләгәннәр, чөнки аны сөт өсте, шикәр, дөге оныннан ясаганнар. Соңыннан дөге онын желатин алыштырган. Пушкин да бланманжены бик яраткан.1883 елда ул "Барышня-крестьянка" әсәрендә искә алган. Хәтерләсәгез, бланманже Галиәскәр Камалның "Банкрот" комедиясендә дә әйтелә. Хәзерге вакытта бланманженың рецептлары күптөрле.

Бланманже өчен: 100 грамм кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, бер чеметем лимон кислотасы.

Әзерләү тзртибе: 1 стакан суга 30 грамм желатин салып, сулы савытка утыртып эретергә кирәк. Каймакны, җиләк-җимешләрне кушып, блендер белән болгатырга. Савытларга салып, туңдыргычка суытырга куярга. Өстен җиләкләр белән яки шоколад кырып бизәргә була.

Бланманжегыз тәмле булсын!

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев