Байлар Сабасында узачак кабак бәйрәме өчен менә дигән табын әзерләргә ярдәм итәчәк, татар милли кухнясы һәм төрле халыклар рецептурасына нигезләнгән ризыклар исемлеге
Фаршланган кабактан башлап креветкалы пюре-ашка кадәр — табынга алтын көз тәмен кертәбез.
1. Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак (төп ризык) Бу — бәйрәм табынының күрке булырлык зур һәм туклыклы ризык.
- Кирәк: 1 уртача кабак, 500 гр бозау ите, 500 гр гөмбә, 3 баш суган, 2 кишер, 1 кг яңа бәрәңге, үсемлек мае.
- Әзерләү: Кабакны юып, өстен капкач итеп кисегез, орлыкларын алыгыз. Итне, гөмбәне, суганны һәм кишерне ваклап турап, үсемлек маенда кыздырыгыз. Бәрәңгене шакмаклап турагыз. Кабак эченә катлам-катлам итеп ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тутырыгыз. 160-180°С кайнарлыктагы мичтә 2-3 сәгать пешерегез.
2. Кабактан чуду (Камыр ашлары) Татар-башкорт кухнясының популяр камыр ризыгы. Кабак эче аны бик сусыл итә.
- Эчлек өчен: Кабакны вак угычтан чыгарыгыз яки вак итеп турагыз, бераз тоз, шикәр комы һәм атланмай кушып болгатыгыз.
- Камыр өчен: Он, су, тоз һәм әз генә майдан нечкә итеп камыр языгыз. Камырга эчлекне салып, түгәрәк формада ябып, табада ике яклап кыздырып алыгыз. Табынга майлап бирергә онытмагыз.
3. Кабак ипие (Икмәк) Бәйрәмдә гадәти икмәк урынына баллы да, төче дә булган хуш исле ипине кулланырга мөмкин.
- Кирәк: 150 гр кабак боламыгы, 250 грамм бодай оны, коры чүпрә, бал, тоз, сөт, көнбагыш яки чикләвек.
- Әзерләү: Чүпрәне җылы суда күпертегез. Аерым савытта он, тоз, баллы чүпрә катнашмасын һәм кабак боламыгын бергә кушып, йомшак камыр басыгыз. Камыр күтәрелгәч, формага салып, өстенә сөт сөртегез һәм чикләвек сибегез. 220 градуста 30 минут пешерегез.
4. Кабак салаты (Яшелчә ризыклары) Җиңел кабул ителә торган һәм витаминнарга бай гарнир.
- Кабакны чистартып, вак кына угычтан чыгарыгыз яки озынча итеп юка телемләп турагыз. Баллы-тозлы маринад (су, серкә, шикәр, тоз, дәфнә яфрагы) салып, тәменә карап лимон согы яки көнҗет мае белән бизәргә мөмкин. Салкын килеш табынга бирелә.
Фото: Татар информ
Итле, баллы һәм яшелчәле: Кабактан әзерләнгән ризыкларның иң-иңнәрен бергәләп пешерәбез.
5. Кабак белән күрәгә кайнатмасы (Десерт) Кышкылыкка дип түгел, ә шушы ук бәйрәм өчен татлы ризык.
- Кирәк: 1 кг чистартылган кабак, 200 гр күрәгә, 1 кг шикәр комы (яки азрак).
- Әзерләү: Кабак белән күрәгәне шакмаклап турап, шикәр комы салып, үтә күренмәле сироп ясалганчы тотарга. Аннары берничә минут кайнатып алырга. Теләгәндә лимон яки әфлисун кабыгы да кушарга була.
6. Төрекчә креветкалы кабак ашы (Аш-су) Табынны төрлеләндерү өчен оригиналь пюре-аш. Суган һәм сарымсакны кыздырып, туралган кабак һәм бәрәңге салыгыз, су өстәп пешерегез. Пешкәч блендерда издереп, атланмай һәм яшел тәмләткечләр салыгыз. Табынга биргәндә һәр тәлинкәгә зәйтүн маенда кыздырылган креветкалар өстәгез.
7. Үзбәкчә пешерелгән специяле кабак (Закуска/Гарнир) Кабыгы белән пешерелгән бу ризык тышы кытырлавык, ә эче йомшак булып чыга. Вак кабакларны арчымыйча гына урталай ярып, эчен алыгыз. Эре кисәкләргә бүлеп, пергаментлы табага тезегез. Зәйтүн мае сөртеп, шалфей, паприка, вакланган мөшкәт чикләвеге сибегез. 160 градуста 20 минут пешереп, аннан соң тоз сибеп, тагын 10 минут тотканнан соң әзер була.


Нет комментариев