Бездән - рецепт, сездән - эш
1 кг кызыл яки кара карлыганны кәстрүлгә салып, тукмак белән төясе һәм кайнатырга куясы. Кайнап чыгып 5-6 минут үткәч, кайнар көе тимер иләк аша чыгарасы. Шуңа 1:1 исәбеннән шикәр комы салып, кабат утка куясы,яхшылап болгатып торасы. Кайнап чыгу белән уттан алып , кайнар көе парландырылган банкаларга тутырып,калай капкач белән ябасы.

Фото ИИ
Нет комментариев