Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

МАРИНАДЛАНГАН ШАМПИНЬОН ГӨМБӘСЕ

Рецепт.

  • 0.5 кг шампиньон гөмбәсе
  • Су

Гөмбәне чистартып юарга, аякларын кисәргэ була. Тозлы суга салып, 15-20 минут пешереп алырга. Пешкәч, суыннан саркытырга. Ул арада маринад эшләргә.

Маринад

  • 3 тырнак сарымсак
  • Кориандр бераз
  • 3 аш кашыгы зәйтүн яки үсемлек мае
  • 3 аш кашыгы алма серкәсе (яблочный уксус)
  • 2 шт. лавр яфрагы
  • 0.5 бал кашыгы кызыл борыч
  • 1 бал кашыгы кара борыч
  • 2 аш кашыгы тулар тулмас шикәр комы
  • 1 аш кашыгы тоз

Сарымсакны ваклап турарга һәм бөтенесен бергә салып болгатырга. Суыннан саркыган гөмбәләрне маринад белән бергә кушып болгатып, банкага яки савытка салып, капкач белән каплап 10-12 сәгатькә маринадланырга калдырырга.

Тәмле булсын!

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/ismegull/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X