Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Сарымсаклы “рафаэлло”лар

Рецепт.

Кирәк:
3 йомырка 
2 плавленный сыр( мин “Орбита” дигәнен алдым) 
100 грамм каты сыр 
6-7 тырнак сарымсак 
1 кап краб таякчыклары 
Майонез 
Эш барышы 
1. Йомыркаларны, сырны, карб таякчыкларының өчтән бер өлешен уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрәбез. 
2. Шуңа кыскыч аша үткәрелгән сарымсак кушабыз,майонез салып болгатабыз. 
3. Арытаба шарчыклар әвәлибез. 
4.”Шарчыклар"ны калган краб таякчыкларында тәгәрәтеп алабыз. 
5. Сарымсаклы “рафаэлло”лар әзер! Салат яфраклары өстенә тезеп табынга бирәбез. 
Менә шундый җайлы гына эшләнә, тәмле генә килеп чыга торган ризык. 
Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев