Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

СОЛЫ ПЕЧЕНЬЕСЫ

Солы печеньесы рецепты

2 стакан геркулес
1 аш кашыгы он
тулыр-тулмас 1 стакан шикәр комы
100 г май яки маргарин
2 йомырка
ярты стакан вакланган чикләвек
бер чеметем ванилин яки 1 бал кашыгы ванильле шикәр комы яки 1 бал кашыгы төелгән әфлисун кабыгы

Кәстрүлдә май, шикәр комы, тәмләткечләрне (ванилин яки ванильле шикәр комы) болгатабыз, шунда йомырканы берәрләп болгата-болгата салабыз, төерләре эреп беткәнче тагын яхшылап туглыйбыз.

Геркулесны он, вакланган чикләвек белән бергә кушабыз, катнашма барлыкка килгәнче болгатабыз.

Табаны майлыйбыз, бераз гына он сибәбез. Камырны бер бал кашыгы белән алып, табага салып чыгабыз.

Газ мичендә уртача утта 10—15 минут пешерәбез.

Печенье әзер булгач, мичне сүндерәбез дә печеньены пычак белән табадан сак кына алабыз.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев