27 апрельдә көчле җил аркасында давыл турында кисәтү игълан иттеләр
Һава торышы

27 апрельдә көчле җил аркасында давыл турында кисәтү игълан иттеләр

Һава температурасы +9дан +14 градуска кадәр, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында +17 градуска кадәр булачак

 27 апрельдә Татарстанда шторм турында кисәтү игълан ителде. 0.00 дән 21.00 гә кадәр, шул исәптән Казанда да, көчле җил секундына 20 метрга кадәр булыр дип көтелә.

   Көндез һәм кичен ул көчәячәк – урыны белән тизлеге 26 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Шул ук вакытта көндез бераз яңгыр ява, һава температурасы +9дан +14 градуска кадәр, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында +17 градуска кадәр булачак.

 

Фото: Ясалма фәһем


Нет комментариев