Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә

Юлларда бозлавык сакланачак.

Иртәгә, 16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -12..-17 градус, аязганда 21 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы -7..-12 градус булырга мөмкин.

18 гыйнварда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин. Көньяктан көчле җил исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус фаразлана, көндез - -3..-8 градус.

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә. 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев