Иртәгә Татарстанда буран көтелә
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда буран көтелә

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

9 мартта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил көтелә. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук юлларда кайбер урыннарда көчле бозлавык саклана.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев