Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанга быелгы кыштагы иң көчле буран якынлаша

Бер тәүлек эчендә Татарстан башкаласында айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин.

Иртәгә көндез Казанда февраль аендагы беренче көчле буран көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көн дәвамында шәһәрдә 8,4 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев бүген шул хакта хәбәр итте.

«5 февральдә Казанда көндез 8,4 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Әлеге фаразның чынга ашу ихтималы 91 процент тәшкил итә. 4 февральдән 5сенә каршы төндә 2,9 миллиметр күләмендә (55 процент) явым-төшем күзәтеләчәк», - диелә РФ Гидрометеоүзәге сайтында.

Шул рәвешле, шәһәрдә бер тәүлек эчендә 11,3 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Әлеге фараз чынга ашса, бу быелгы кыштагы иң көчле буран булачак.

«Быелгы кышта берничә көчле буран (26 декабрьдә, 5-6 гыйнварда һәм 16 гыйнварда) булды. 16 гыйнварда шәһәрдә 9,7 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде. Кар катламының биеклеге 45 сантиметрга җитте. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артыграк һәм февраль уртасына туры килә», - дип хәбәр итте КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова.

«Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда февраль аенда явым-төшем нормасы – 40, ә «Казань-опорная» станциясе мәгълүматлары буенча 28 миллиметр тәшкил итә. Ничек кенә булмасын, сишәмбе көнне көчле буран көтелә. Бер тәүлек дәвамында шәһәрдә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин», - дип искәртте Юрий Переведенцев.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев