Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе ялларда Татарстанда һава торышы тотрыксыз була

Шимбә һәм якшәмбе көннәренә республикада һава температурасы төшәчәк.

Атна ахырында Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Циклон һәм атмосфера йогынтысы нәтиҗәсендә һава торышы тотрыксыз булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 21 августта, алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +25..+27 градуска кадәр җылытачак.

Пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төбәкнең көнбатыш чигенә чираттагы атмосфера фронты күчүе аркасында көн азагында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +22..+27 градус булачак.

Киләсе ике көндә һава торышы тотрыксыз булачак. Җомга көнне, 23 августта көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак. Шимбә һава температурасы +20..+25 градус булачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев