Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Сабада бүген кар, буран көтелә

Халык сынамышы: 17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда карлы һәм бик җилле һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Сабада көндез −7°...−6°, кич белән −9°...−8°, җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан, 7,1 м/с тизлектә

Республикада көн болытлы булачак. Тәүлекнең якты вакытында төбәктә, Казанны да кертеп, кар ява. Буран чыгачак, кайбер урыннарда көчле буран көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, республикада кисәтү игълан ителде.

Көньяк-көнчыгыштан 15-20 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Шул ук вакытта, аның тизлеге урыны белән секундына 22 метрга, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, 25-27 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Республикада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -3..-8 градус, Казанда -3..-5 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-buran-kocle-il-ham-3-graduska-kadar-salkyn-buluy-kotela-5881868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев