Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар буран, юеш кар һәм бозлавык вәгъдә итә

Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

25-нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Азрак кар, юеш кар явачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран булырга мөмкин. Җил - көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача.

Бүген төнлә һава температурасы 6-8 градус салкын булачак, көндез 25-нче гыйнварда минус 1-3 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

Тулаем республика буенча шулай ук кар һәм юеш кар көтелә. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчле булачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә минус 6-11 градус булса, көндез минус 1-6 градус булачак.

Якшәмбе, 26-нчы гыйнварда, республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез аязучан булачак. Вакыты белән кар явачак, иртән һәм көндез аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил - көньяктан, төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә минус 4-9 градус булачак, көндез - минус 2-7 градус. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев