Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар көчле җил булачагы турында кисәтә

Татарстанда һәм аның башкаласында яңгыр, юеш кар һәм кар фаразлана.

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Төнлә һәм көндез яңгыр, юеш кар, кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә белән һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез 2-4 градус җылы булачак.

Тулаем алганда, республика буенча төнлә минус 1-дән плюс 4 градуска кадәр, көндез 2-7 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: pixabay.com

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев