Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Синоптиклар секундына 18 метрга кадәрле тизлектә җил һәм яңгыр фаразлый

    11-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +4-6 градус, көндез +9-11 градус җылы булачак.

    Татарстанның башка районнарында да яңгыр көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, көчәйгәндә урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +3-тән +8 градуска кадәр, көндез +7-дән +12 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзштү идарәсе.

    Фото: kzn.ru

    kzn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: