Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте

    Иртәгә республикада юеш кар, яңгыр явуы көтелә.

    20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Моннан тыш, иртәгә республикада юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

    Төнлә температура 0..-5, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк.

    «Татар-информ» агентлыгы Казанда моннан 17 ел элеккеге температура рекорды куелуы хакында хәбәр иткән иде инде.

    Фото: архив/Михаил Захаров

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: